Урдалинская сельская библиотека - филиал № 33
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: leninurd33.bibl@tatar.ru
  • Адрес: 423285, Лениногорский р-н, с.Туктарово-Урдала, ул.Советская, 103. Режим работы: Понедельник - суббота с 13:00 до 19:00. Выходной: воскресенье.

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулу уңаеннан авылда  чаралар булып үтте.

21 июнь көнне мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән “Мәңге хәтердә” дип аталган  хәтер дәресе үткәрдек. Ул обелиск янында үтте. Балалар обелискка куелган сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исемлеге белән таныштылар,  “Хәтер шәме” Акциясенә кушылып, алаларның  истәлегенә Хәтер шәмен кабыздык.-

 

22 июнь  көнне балалар белән сугыш ветераны Касыйм абыйда, тыл ветераны Рәшидә апада, сугыш чоры баласы Сәлимә апаларда кунакта булдык. Аларның хәлләрен  белештек, сугыш вакытында күргән авырлыклары турында сөйләгәннәрен тыңладык.

Авылыбызда шушы көнне тагын  бик зур вакыйга булды. 2018 елда сугышта хәбәрсез югалган авылдашыбызның җәсәден алып кайтып, авылыбыз зиратына җирләгәннәр иде. Бүген аның кабереннән туфрак алып, Мәскәү шәһәренең туганнар каберлегенә җибәрү церемониясе булды. Кабердән туфракны авылыбызның сугыш ветераны, авыл башлыгы һәм солдатның туганы  бергәләп танатаналы төстә алып, военкомга  тапшырдылар. Аннан соң солдат каберенә веноклар куелды, авылыбызның егетләре тантаналы марш белән үттеләр. Һәм шулай ук сугыш корбаннарын-авылдашларыбызны да бер минутлык тынлык белән искә алдык.