Новоиштерякская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl21@tatar.ru
  • Адрес: 423276, Лениногорский р-н, с.Новый Иштеряк, ул.Центральная, 7. Режим работы: ежедневно с 8 до 11 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

«Шигърият сөючелэр бездә кунакта”

19 март көнне Яңа  Иштерәк  авыл  китапханәсендэ «Шигърият  сөючелэр  бездә кунакта” дип  исемлэнгэн  кичэ  оештырылды. Очрашуга , кунакка талантлы, киң  күңелле һәм моңлы йөрәк иясе, авылдашыбыз, җирле шагыйребез Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы - «Ярату  белән»,”Моң коесы”, «Аклыкка сыену» китаплары авторы - Таһир  Шамсуаров килде. Кадерле кунаклар авылдашларыбызны үзләренең тормыш юллары белән таныштырып,  үзләренең матурдан-матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Республика, район газеталары, китаплары аша без аның ижаты белән даими танышып торабыз, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Кем әйтмешли, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр дигәнне хуплап, без  чын мәгънәсендә сихри очрашу оештырдык. Очрашу кичэсе авыл кешеләре белән җылы аралашу, фикер алышу рәвешендә үтте, әсәрләрдән кыска гына өзекләр укылды, җыр-музыка яңгырады. Иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен, сезнең белән очрашуларны тагын көтеп калабыз, дип таралыштык кичәдән.