Новоиштерякская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl21@tatar.ru
  • Адрес: 423276, Лениногорский р-н, с.Новый Иштеряк, ул.Центральная, 7. Режим работы: ежедневно с 8 до 11 ч. и с 15 до 18 ч. Выходной: воскресенье.

“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”

Яңа Иштерәк авыл китапханәсе туган  тел коненэ багышланган “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дигән библиоквест оештырды. Укучылар зур кызыксыну белән “Саклап горефне - саклыйк тарихны” дип исемләнгән халык һөнәрләре күргәзмәсе белән таныштылар.Алар татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм татар халык ашлары турында мәгълүмат алдылар. Укучылар «Тапкырлар» һәм «Зирәкләр» командаларына бүленеп уенны башлап җибәрделәр.Алар «Тылсымлы сүз»,«Ике гөл»,«Уйла һәм әйт»,«Кайсы команда тапкыррак», «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел», «Тел шомарту», «Капитаннар алга!», «Чын татар исеме»,«Яңа сүзләр», «Сандык», дигән конкурсларда катнаштылар. Конкурслар татар фольклоры һәм шигърияте белән бәйле иде: балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, тизәйткечләр һәм әйтемнәр кабатладылар, шигырьләр укыдылар, татар халык уеннарында бик телэп катнаштылар.