“Шәфкатьлелек бизи кешене”
3 декабрь көнне авыл китапханәсендә физик яктан мөмкинчелекләре чикләнгән китап укучылар белән очрашу оештырылды.Кунаклар алдында авыл башлыгы Г.Р.Мавлютова чыгыш ясады. Китапханә мөдире китап укучыларга шигырьләр укыды, матур теләкләр теләде. “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.