«Халкыбызның рухи остазы».
Кичә авылыбыз мәчетендә ислам дине нигезләренә һәм якташыбыз, бөтен дөньяга танылган дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә багышланган район күләмендә зур бәйге үтте. Бик күркәм, җылы, ихлас очрашу булды. Галимнең портреты, иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелган иде. Мәктәп укучыларының, мөхтәсибебезнең имамнары һәм мөселманнары чыгышы чараны тагы да ямьләндереп җибәрде. Галим хезмәтләренең бүген дә әһәмиятле булуын күрсәтте. Лениногорск мөхтәсибендә дини йолалар үткәрү, халыкның рухи кыйммәтләрен торгызу, бабаларыбыз мирасын саклау юнәлешендә үткәрелгән беренче бәйге дәвамлы булуына ышанып калабыз!