Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

“Фәнис Яруллин әкият иленә чакыра”

9 февраль көнне Мөэмин-Каратай авылы китапханәсендә балалар өчен Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Фәнис Яруллин әкият иленә чакыра” исемле чара үткәрелде. Әлеге мавыктыргыч кичәдә 5,6 сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында яшь китап укучылар танылган шагыйь, драматург, язучы Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Ул бигрәк тә үзенең үлемсез әкиятләре белән сабыйлар күңеленә кергән шәхес. Китап сөючеләр Ф. Яруллинның әкиятләреннән өзекләр укыдылар, искиткеч гади тел белән язылган әсәрләренә сокландылар. Киләчәктә дә язучы иҗатына сәяхәтләрен дәвам итәчәкләрен белдерделәр. Чарада 11 бала катнашты.