Яңа елда яңа шатлык белән
Яңа елны зарыгып көтеп ала шул безнең халык. Бигрәк тә нәниләр, балалар өчен көтеп алынган мавыктыргыч, тылсымлы бәйрәм ул! 2018 елның 5 гыйнварында Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында балаларга багышланган бәйрәм тамашасы гөрләп узды. Тантаналы чара көндезге 12дә башланды. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәгеләр җирдә Кыш бабай, Кар кызы барлыгына ихлас күңелдән ышаналар. Чөнки аларның күңелендә Себердә көн итүче барча балаларны сагынып килгән, үзенең барлыгы белән могҗиза тудырган ак сакаллы, кызыл капчыгын иңенә салган, кызы Карчәчәкне, барлык сабыйларны бертигез күреп яраткан Кыш бабай яши!
Яңа ел тамашасында Кыш бабай белән Кар кызы бик җылы итеп күрештеләр, күчтәнәчләр өләштеләр, сабыйлар исә җавап итеп шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай исә барлык нәниләргә дә көтеп алынган күчтәнәчләр өләште. Узган ел-Әтәч елы рәхмәтләр әйтеп саубуллашты, ә Эт елы исә, эт кешенең гомерлек дусты, тугры юлдашы икәнлекне искә төшерде. Яңа елда барча кешегә сәламәтлек, уңышлар теләде, бар дөнья халкына бер гаиләдәй яшәргә кирәклеген искәртте. Тетральләштерелгән бәйрәмдә барысы 40 бала катнашты.