“Хуш киләсең Яңа ел!”
2017 елның 31 декабрендә “Хуш киләсең Яңа ел!” исемле әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Театральләштерелгән тамаша Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткәрелде. Балалар, яшьләр, өлкәннәр дә елга бер тапкыр килә торган бәйрәмдә бик теләп катнашты. Яңа елга багышланган чараны авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы ачып җибәрде. Авылның ветераннар советы рәисе ,мулласы Сахапов Рәис Харис улы яңа Эт елы белән тәбрикләде. Алдан сөйләшкәнчә мәктәп яшендәге балалар кышка багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр, җырладылар, төрле милләт биюләрен башкардылар. Бәйрәмдә авылның халык яраткан гармунчы-җырчылары да бик теләп катнаштылар. Яңа ел кичәсендә кешенең тугры дусты эттэн тыш урман, йорт җәнлек-җанварларын да, хәйләкәр убырлыны да бездән аерыласы килмәгән әтәчне дә күрдек. Кыш бабай, кар кызы үзешчән артистларга берсеннән-берсе истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әдәби-мәдәни Яңа ел тамашасыннан соң лоторея уеннары уйнатылды. Мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге яшүсмерләр, өлкәннәр дә чынлап та Кар кызы , Кыш бабай бар икәнлеккә инанып, елмаеп өйләренә таралыштылар. Әлеге чарада 100 артык кеше катнашты.