Мукмин-Каратайская сельская библиотека - филиал № 19
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088-19/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: len.bibl19@tatar.ru
  • Адрес: 423284, Лениногорский р-н, с.Мукмин-Каратай, ул.Механизаторов, 31б. Режим работы: ежедневно с 13.00 до 17.00 ч. Выходной: воскресенье.

«Әниләр – олуг затлар»

     Бездә биш яшеннән алып мәдәниятка, сәхнәгә тартылган, бүгенге көндә Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучы укучыларыбыз бар. Иске Иштирәк мәктәбеннән кайтып, әти-әни күзенә күренү белән, алар сихерләнгәндәй Мөэмин-Каратай мәдәният йортына җыелалар. Анда аларны елмаеп-балкып сәнгать җитәкчесе Вәлиәхмәтова Лилия апалары каршы ала.

25 ноябрь көнне без кичке бишкә үзешчән сәнгать түгәрәгенә бик теләп йөрүче кызларыбызның әниләрен чакырдык. Бәйрәм алдыннан дөньядагы иң кадерле кешеләрне сөендерәсебез килде. Хәзерге заманда яратып ана телендә шигырь сөйләүче укучыларыбыз барлыгына куандык. Икенче сыйныф укучысы Галлямова Айгизә, бишенче класста белем нигезләрен үзләштерүчеләр Хәйретдинова Айсылу, Салахова Аделина, Гыймаева Рамилә, алтынчыдан Шәйхетдинова Айлинәләр китапханәгә еш килүче китап укырга яратучылар да. Айсылу үзе дә шигырьләр иҗат итә, аның тәүге иҗат җимешләрен туплап "Кыңгырау" сәхифәсенә җибәрергә дигән ниятебез дә бар.

     Сүз башыбыз шигърият, китап дигәндәй яшь талантларыбыз әниләргә багышланган татар шагыйрьләренең шигырьләрен түкми-чәчми тамашачыга җиткерде. Үзләре ясаган рәсемнәр, үзләре иҗат иткән шигырьләр белән таныштыру әлбәттә җыр-бию белән аралашып барды. Изге затларыбыз да бары тик кул гына чабып утырмады - сәхнәгә менеп милли юнәлештәге уен-бәйгеләрдә катнашты. Ахырда ярышларда зур өстенлек белән дуслык җиңгәнлегеген әйтмәсәм дә сизенә торгансыздыр дип уйлыйм. Кичә ахырында һәр укучыга Таһир Шәмсуаровның балалар өчен язылган китаплары бүләк ителде, мәдәният йортыннан да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     Мин болай дип саныйм: сәхнәгә менеп халык каршында бер генә тапкыр булса да ана телендә шигырь сөйләгән, чыгыш ясаган бала беркайчан да укытучысы, әти-әнисенең йөзен кызартырлык гамәлләр кылмаячак, туган тел аша иңгән гүзәл сыйфатлар гомер буе аның янәшәсеннән тугры, мәңгелек юлдаш рәвешендә атлаячак!