Антым белән илне якладым
21 февралдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында танылган патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан “Антым белән илне якладым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы 18 группа студентлары (1 курс, актерлар бүлеге) һәм театр бүлеге укытучысы Җәләева Тәҗрия Вәсим кызы оештырды. Алып баручылар Рөстәм Азвалов һәм Энҗе Бәдретдинова шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлавы турында сөйләделәр. Гөлия Гыйләҗева, Альбина Гайниева, Илназ Гаффанов Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә кызлар башкаруында “Җырларым” җыры белән тәмамланды.
Җәлилгә багышланган чарада эстрада бүлегендә укучы 19 группа студентлары һәм аларның укытучылары Гардисламова Светлана Ринатовна да катнашты. Аларның игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.