Хәйдәр Басыйров , Айдар Басыйров “Ватанга тугры калдылар”

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы бүлеге Яңа китаплар белән таныштыруын дәвам итә.

Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Ватанга тугры калдылар” документаль повесте каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше һәм көрәштәшләре , патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр, Бөек Ватан сугышында зур каһарманлык күрсәткән Башкортстан һәм Чакмагыш районы егетләре турында бәян итә.

Гомер узган саен, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая бара. Хәзер инде сугыш беткәнгә дә җиде дистәдән артык вакыт үтте. Сугыш чорында әсир төркиләрдән оешкан “Идел-Урал” легионы һәм аңа бәйле хәл-вакыйгалар турында күп кешеләр бөтенләй белми. Яисә өстән-өстән генә фикер йөртә, мәсьәләнең асылын аңламый.  Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге, нигездә, әнә шул “Идел-Урал” легионы белән бәйләнгән.     Әлеге китапның  1 нче бүлеге Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы күренекле тарихчы Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләренә, аеруча “ Легион “Идель-Урал” монографиясенә нигезләнеп язылган. Соңгы елларга кадәр “Идел-Урал” легионы тарихы тирәнтен өйрәнелмәгән , бу темага язылганнар күп очракта шул вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләренә, беркадәр өлеше генә архив документларына нигезләнгән. Искәндәр Аяз улы, озак вакытлар немец архивларында эшләп, бу тема буенча күп хезмәтләр язды. Аның хезмәтләре әлеге китапта урын алган. Нинди генә шартларда да милләттәшләребенең Ватанга тугры калулары, гомумән, татарларның батыр сугышчы булуларын кайбер документлар да раслый. Аларның илебез өчен зур сыналыш чорында Ватанга тугры калуы сугыштан соңгы, бүгенге һәм килер буыннар  өчен патриотлык үрнәге булып тора.

Хәйдәр Фәйзрахман улы Басыйров 1939 елның 25 июнендә Башкортстанның Чакмагыш районы Югары Аташ авылында туа. Югары Аташ җидееллык, Имәнлекүл урта мәктәпләрен, Уфаның 4 нче техник  училищесын тәмамлый. 1960-1965 елларда Башкортстан дәүләт  университетының филология  факультетын тәмамлый. 1960 елларда әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Хикәяләре Уфа һәм Казан басмаларында дөнья күрә. “Ватанга тугры калдылар”, “Әмир мәктәбе”, “Җир уллары”, “ Сәнәк сугышы” документаль повестьлары, “Чакмагыш туфрагында туганнар”, “ Яңа Балтач яклары”, “ Геройлар. Орденлылар”, “Батыр кызлар” белешмә –энциклопедияләре басыла.

“Хезмәт ветераны”, “Фидакяр хезмәт өчен”, “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләренә лаек була. Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты тапшырыла.

Хәйдәр Басыйров БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

РФ һәм БР  Журналистлар берлеге әгъзасы. Чакмагыш районының Мактаулы гражданы.

Айдар Хәйдәр улы Басыйров 1972 елның 13 маенда Башкортстанның Чакмагыш авылында туа. 1989 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә укый. Мәктәп елларында ук район газетасында мәкаләләре басыла. Соңгы чорда әдәби иҗат белән мавыга. Әтисе  белән язган “Ватанга тугры калдылар” , “Сәнәк сугышы”, Җир уллары” , “Чакмагыш туфрагында туганнар” һәм башка документаль повестьлары, “Джадидизм как социо-культурное явление” дигән монографиясе дөнья күрде.

Башкортстан татарлары съездларының , Бөтендөнья татар конгрессының  V съезды делегаты. 2012 елдан алып Башкортстан татарлары милли –мәдәни мохтариятенең район оешмасын җитәкли.

РФ һәм БР  Журналистлар берлеге әгъзасы.