Марат Кәбиров “Китап” романы
Үзәк китапханәнең татар һәм туган яктурындагы әдәбият бүлеге яңа китаплап белән таныштыруын дәвам итә.Без сезне Марат Кәбировның “Китап” романы белән таныштырабыз.
Сюжет Илдар исемле баш геройның киләчәктән безнең көннәргә(2000 елларга) күчү тарихыннан гыйбарәт. Әлеге сынау процессы проектның гыйльми җитәкчесе Рамил Әхмәтович контролендә бара. Илдар цивилизациянең буйсындыру куәтеннән котыла: роман башында ук – “акыллы йортның” (цивилизациянең) чираттагы корбаны, әмма очраклы рәвештә табылган китап аның аңын тамырдан үзгәртә һәм герой үзендә бабалары мирасы- мәдәниятен үзләштерергә көч таба.
Китап “Куркыныч кеше”, “Итта-ритта- риттата” һәм “Уяну” дигән өч өлештән тора. Мәдәният дөньясы белән танышкач, М.Кәбировның баш герое Илдар ничектер башкача яшәү мөмкинлеге булуын аңлый. Илдар хатыны Ләйлә белән үзләренә көчләп тагылган тормыштан туя, тоташ контрольдән качу юлларын эзләргә керешә. “Борынгыдан килгән мирасны” – китапны хатынына күрсәтергә өлгерә.Бик зур авырлыклар аша үткән Илдар бөтен буш вакытын Китапка багышлый. Романда мәдәниятнең көч-куәт дәрәҗәсе әнә шулай бәяләнә.
Марат Кәбиров 1970 елның 23 августында Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туа. Туган авылында сигезъеллык мәктәптә белем алганнан соң, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесын тәмамлый. Узган гасырның 80-90 нчы елларында балалар матбугатында әсәрләре күренә башлый. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, әмма беренче курсны тәмамлау белән китәргә мәҗбүр була. Аннан соң “Яншишмә” дип аталган балалар газетасына эшкә урнаша. Бер елдан “Өмет” татар яшьләр газетасына эшкә күчә. Башкорт дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.
Марат Кәбиров 1991 елдан алып композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хәкимовларның концерт төркемендә конферансье булып эшли. Шулай ук Айдар Галимов төркемендә , Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге “Бәйрәм” ансамблендә концертлар алып бара. Нәтиҗәдә бик күп тамашаларга сценарийлар, көлкеле монологлар, шигырьләр яза. Аларны Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле сәнгать әһелләре башкара.
М.Кәбиров “Сагындым. Кайт инде...”, “Мәхәббәт яңгыры”, “Бердәнбер һәм кабатланмас” китаплар авторы. Марат Кәбиров - 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.