“Яз һәм Тукай...Гел янәшә атлый”
Шайлап-гөрләп апрель ае үтеп барганда, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, халкыбызның сөекле, яраткан шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган йолдызларның иң зурысы – Габдулла Тукай туган көнгә җыелдык.Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Габдулла Тукай 27 ел гомеренң 8 елын иҗатка багышлый. Шул 8 ел эчендә 10 меңгә якын шигъри юллар(400 дән артык шигырь, 9 поэма, 50 биткә якын проза әсәре)язып калдырган. Тукай бүгендә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Бүгенге заман сорауларына да Тукай әсәрләреннән җавап табарга була.
26 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Яз һәм Тукай...Гел янәшә атлый”дип исмеләнгән шигърият кичәсе узды. Кичәнең беренче өлеше “Г. Тукай иҗатында табигать” дип аталды. Тукай иҗатында суларга, урманнарга, кошларга, хайваннарга, барлык тереклек ияләренә дә зур урын бирелгән. Кичәдә шулар хакында сүз барды да. Г. Тукайның “Туган авыл” шигырен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Динар Гайнетдинов сөйләде. 2 гимназия укучылары Носырев Дима, Хабибуллина Сәрия, Нәҗметдинов Айнур, Хәкимҗанов Инсафлар ел фасыллары турында табышмаклар әйтеште. “Фатыйма белән сандугач” шигырен балаларга эстетик тәрбия бирү үзәге укучысы Алия Асхабиева башкарды. “Кәҗә белән сарык” әкиятен Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Эвелина Кострикова сөйләде. Аркатова Анна “Бала белән күбәләк” шигырен укыды.
Кичәнең 2 нче өлешендә китапханәдә кунакта “Чулман” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Мәгариф отличнигы, укытучы, берничә китап авторы Тәслимә Шаһидулла кызы Кәримова иде. Тәслимә апа үзенең чыгышын Г. Тукай туган көнгә яңа гына язган “Азга гына” дигән шигыре белән башлады. Табигатькә, Г.Тукайга багышлап төрле елларда язылган шигырьләре белән Алабуга медицина көллияте студентларын таныштырды. Тәслимә Кәримова иҗатында табигатькә багшыланган шигырьләр бик күп. Кичә азагында шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова да Тукайга багышлап язган шигырен укыды.Кичә бик күңелле узды