“Соңгы җырым”
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклына Ленин премиясе бирелүгә 60 елга багышланган театрләштерелгән кичә узды.
Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкка тупланган ике дәфтәре әйләнеп кайтты. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында иң элек шушы шигырьләре сөйләде. Туган илгә кайткан дәфтәрләрнең язмышы гыйбрәтле.Шушы дәфтәрләрнең язмышы турында китапханәче Раушания Вәлиева сөйләде. Алабуга мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Татар яшьләр театры” коллективы “Моабит дәфтәрләре” циклына кергән шигырьләрен театрләштереп күрсәтте. Театрның җитәкчесе һәм режиссеры Эльмира Михайловна Ахметзянова. Кичәдә Алабуга медицина көллияте студентлары катнашты.