Халкыбызның зыялы улы

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге мәгърифәтче – педагог, язучы, журналист Фатих Кәрими тууына 150 ел тулу уңаеннан “Халкыбызның зыялы улы” дип аталган мәкалә тәкъдим итә

 Фатих Гыйльман улы Кәрими  1870 елның 30 мартында хәзерге Әлмәт районы Миңлебай авылында ахун гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе Гыйльман ахун Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте  һәм заманының алдынгы карашлы кешесе була, балаларына белем бирергә омтыла. Фатих башлангыч белемне өйдә әтисеннән алса, җиде ел Чистай мәдрәсәсендә гарәп, фарсы  телләрен өйрәнә. 1891 елда Төркиягә китеп атаклы Истанбул университетында белем ала. Шунда ук француз телен дә үзләштерә. Укуын тәмамлагач Кырымда яңа алым белән авыл мәктәбендә укыта. 1898 елда Бакчасарайда оештырылган укытучылар әзерләү курсларына җитәкчелек итә, әдәбият һәм педагогика дәресләрен үзе алып бара.

Фатих Кәрими төрек, фарсы, гарәп телләрен яхшы белү өстенә, русча һәм французча да иркен сөйләшә. Шуны истә тотып алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев аны Европа сәяхәтенә үзенә иптәш итеп ала. Башта Мәскәүдә, Петербургта , аннан Германия, Бельгия , Франция , Италия, Төркиядә дүрт ай йөреп Оренбургка әйләнеп кайталар. Ф.Кәрими сәяхәтендә музей, китапханәләрне ныклап өйрәнә, көндәлек алып бара. 1902 елда “ Ауропа сәяхәтнамәсе” дигән китабын бастырып чыгара.

Әтиле –уллы Кәримиләр типография ачып китаплап бастырып чыгара башлыйлар. Бу вакытта Фатих Кәрими әдәби әсәрләр авторы – язучы-прозаик булып танылып өлгерә. 1989-1908  еллар арасында аның “Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы”, “ Бер шәкерт илә бер студент”, “Салих бабайның өйләнүе”, “Каенана”, Тәрбияле мужик”, Морза кызы Фатыйма”, “Аннан-моннан”, “Хыялма, хакыйкатьме?” кебек хикәяләре һәм повестьлары басылып чыга.

1905-1097 елларда Фатих Кәрими үзенең төп игътибарын журналистлык хезмәтенә юнәлтә. Оренбургта чыгып килүче “Вакыт” газетасының баш редакторы булып эшли, шушы газета  һәм  “Шура” журналы битләрендә иҗтимагый, мәдәни тормышны чагылдырган мәкаләләрен, очеркларын бастыра.

1925 елда Мәскәүгә күченеп СССР халыклары Үзәк нәшриятында хезмәт итә. Н.Нариманов исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында төрек теле дәресләре алып бара. Бер үк вакытта ул елларда тәрҗемә эше белән шөгыльләнә, педагогикага кагылышлы китаплар яза. Ф.Кәриминең татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләре дә бар.

Әдипнең гомере фаҗигале тәмамлана. 1937 елның 4 августында аны Мәскәүдә кулга алалар. Шул ук елның 27 сентябрендә “төрек шпионы” дип хөкем ителә һәм  атып үтерелә. 1959 елның 8 декабрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан аның исеме аклана.

1998 елда Әлмәт районының Миңлебай авылында Фатих Кәрими музее ачыла.