Ил-йортыма Нәүрүз килә”
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге милли бәйрәм – Нәүрүзгә багышлап, “Ил-йортыма Нәүрүз килә” дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Ф. Урманченең “Татар халык иҗаты”, М. Бакиров “Татар фольклоры”, “Балалар фольклоры”, “Сүз эчендә хикмәт бар”, “Татар балалар фольклоры” китаплары, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах “Түгәрәк уен” журналлары урын алды.
Нәүрүз – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм борынгыдан килә. Ул көн белән төн тигезләшкән чакка (21-22 мартка) туры килә. Бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Нәүрүз бәйрәмендә, төбәгенә карап, төрле җыр-шигырьләр әйтелә. Балалар өй хуҗаларын котлап, аларга киләсе елда бәхет-шатлык, уңышлар тели, такмаклар әйтеп котлап йөри, ә җалар аларга төрле күчтәнәчләр бирә.