“Барс – байлык һәм көч символы”
7 февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көн уңаеннан “Барс – байлык һәм көч символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.
Татарстан гербы кабул ителгән көн – безнең республиканың рәсми рәвештә билгеләнгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Ул 1992 елның 7 февраль көнне Татарстан Республикасы Югары Советының Карары белән расланган.