Ачык ишекләр көне
24 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә ачык ишекләр көне узды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды, барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәчеләр Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Татарстан китап нәшриятында төрле елларда басылып чыккан китапларны күрсәттеләр. Студентлар нәшрияткә багышланган видеоролик карадылар.
Россиядә театр елы уңаеннан, “Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга” дигән темага әңгәмә узды һәм презентация күрсәтелде.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге ишекләре һәр китап укучыга ачык. Рәхим итегез!