“Бер күрешү – үзе бер гомер”

15 август көнне  Алабуга Үзәк китапханәсенең Уку залында “Бер күрешү –үзе бер гомер” дип аталган әдәби очрашу  узды. Кичә “Татарстан китап нәшриятына -100 ел” һәм “ТАССР төзелүгә 100 ел” кысаларында оештырылган чараларның чираттагысы  иде. Очрашуның чакырулы кунаклары :  Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары   шагыйрә    Әлфия Ситдыйкова,   Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин . Факил Сафин үзенең чыгышында Татарстан китап нәшриятенең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Китап укучыларны “Мәйдан”журналы  һәм “Көмеш кыңгырау”гәҗитенең соңгы саннарында басылган   әсәрләр белән таныштырды, алдагы иҗади планнары турында сөйләде. Әлфия Ситдыйкова укучылар игътибарына үзенең шигырьләрен тәкъдим итте. Алабуга язучылары Гөлзадә Әхтәмова һәм Фирдәвес Хуҗин үзләренең иҗат җимешләрен китап укучылар игътибарына  җиткерделәр. Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова килгән кунакларга  зур  рәхмәт сүзләре  әйтеп чыгыш ясады .