Татарга акыл биргән шагыйрь”
1 августта Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни тууына 265 ел тулуга багышланган “Татарга акыл биргән шагыйрь” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды.
Гадберәхим Утыз Имәни - күренекле шагыйрь, галим һәм җәмәгать эшлеклесе.
Аның иҗат мирасы зур һәм күпкырлы. 60 еллык иҗат дәверендә ул 91 исемдә хезмәт язган. Ләкин аларның барысы да безнең көннәргә килеп җитмәгән. Шуларның яртысыннан күбрәге 31е – шигъри, 14е- чәчмә әсәр, 3 се – шигъри проза, 2се – гарәпчә-фарсыча сүзлек, 1се – һинәри һәм милади елларының үзара туры килүен күрсәтүче календарь-таблица һәм калган 9 хезмәт башка авторларның Габдерәхим кулы белән күчереп язылган китаплары.
Утыз Имәни белән якыннан танышасыгыз килсә, безнең китап күргәзмәсенә рәхим итегез!