“Сөлге сугам аклыкка”
31 июльдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Сөлге сугам аклыка” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Әлеге чара “2019 ел – Татарстанда Эшче һөнәрләр елы” на багышлап уздырылды.
Китапханә хезмәткәре һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы, төрле һөнәр ияләренең үзләренә генә хас сыйфатлары турында кызыклы мәгълүмат бирде. Китап сөючеләр чигүче һөнәре, чиккән сөлгеләр белән якыннан танышты.