Городская библиотека - филиал № 5

Китапханәдә Тукай көне

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

24 апрельдә Алабуга шәһәр китапханәсе филиал №5 "Ишеттем мин кичә, берәү жырлый...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткэрде. Бу чарага “Мин мәңгелеккә ашкынам” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде.Кичәбезгэ “Искорка” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме килде. Китапханә хезмәткәрләре Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырдылар. Балалар “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар.”Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләрен сэхнәләштерделәр, “Түбэтэй” уенында актив катнаштылар.Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.