Герой шагыйрь Муса Җәлил
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла.
Шагыйрь үзенең батырлыклары, иҗаты белән халык телендә гомергә кала. 1956 елда Муса Мустафа улы Җәлиловка Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә.
Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, 5 нче шәһәр китапханәсе сезгә 1 А класс укучысы Рабгутдинова Зилия башкаруында язучының "Гөлләрем" дип исемләнгән шигырен тәкъдим итә.