Бакый Урманче халык күңелендә
Бакый Урманче — татарда шундый киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Ул бер үк вакытта нәкыш остасы да, график та, сынчы да, монументалист та, театр рәссамы да була, Татарстан сынлы сәнгатен үстерү белән бергә, Казахстан, Үзбәкстан сәнгатьләре үсешенә дә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. 100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлау тамашачыларга билгеле.
Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу уңаеннан, 5 нче шәһәр китапханәсе сезне сынчының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан танышырга чакыра. Рәхим итегез!
.