Городская библиотека - филиал № 5

Сүз өзелә күңел тәлгәшеннән

Марсель Галиев- татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.Ул 1946 елның 8 октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли.

8 октябрьдә Марсель Галиевка 75 яшь тула. Шул уңайдан, Алабуга шәhәре 5 нче филал китапханәсендә «Сүз өзелә күңел тәлгәшеннән” дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмә аркылы  китап укучылар аның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.