Городская библиотека - филиал № 5

Лаеклы шәхес

Язучы буларак Гәрәй Рәхим — өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул — шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы. Аның тезмә әсәрләренә хис-кичереш белән фәлсәфи фикернең бергә тыгыз үрелеп баруы, табигый садәлек һәм ихласлык, тормышның үзеннән тотып алынган реалистик сурәт-образ җирлегендә зур гомумиләштерүләр, ассоциатив чагыштырулар ясау үзенчәлеге хас. Моның өстенә ул үзенең поэтик әсәрләрендә халык авыз иҗатындагы, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәкләрдән һәм сөйләм формаларыннан оста файдалана.