#исхакыйныукыйм#гаязисхакый
Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм 30 августта татар халкының бөек улы Гаяз Исхакыйга багышланган әдәби бәйге игълан итте. 30 августка кадәр Гаяз Исхакыйның теләсә кайсы әсәреннән өзек укып, видеога яздырып аны бәйгенең оештыручыларына җибәрергә.
Бәйгенең шартлары:
– Видеоларның озынлыгы: 2 минуттан алып 5 минутка кадәр булырга мөмкин. Әсәрләрне татар телендә яки рус теленә тәрҗемәсен укырга.
– Әлеге видеоларны #исхакыйныукыйм#гаязисхакый хештеглары белән инстаграм яки ВКонтакте социаль челтәрләрендәге үзегезнең сәхифәләрегездә урнаштырырга, язмагызда Исхакый сәхифәсен билгеләргә @gayazisxaqiy.
Бәйгенең максатлары: Гаяз Исхакыйны һәм аның әсәрләрен таныту, аларга карата кызыксыну уяту; татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар теленең куллану даирәсен киңәйтү; милли үзаңны ныгыту, татар теле һәм татар әдәбиятына карата мәхәббәт хисләре уяту; 2020 елда Татарстан өчен мөһим юбилейларны билгеләп үтү.