“Шәһри Казан”га 30
Шәһри Казан – Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Газета татар телендә нәшер ителә. Беренче саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде. 20 июньнән "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе вазифасына Радик Сабиров билгеләнә.Газета атнага 3 тапкыр чыга.
Газетаның девизы – «Синең өчен, синең турында!». Киң катлам укучыга кызыклы, төрле темаларны яктыртучы халыкчан басма: эстрада, авыл тормышы, файдалы киңәшләр, сәламәтлек, хәбәрләр, дин, рецеплар, интервьюлар hәм башка яңалыклар турында таныштырып бара. Газета белән якыннан танышасыгыз килсә, Алабуга шәhәренең 5 нче китапханәсенә рәхим итегез. Көтеп калабыз!Безнең адрес:Әйләнгеч шоссе,37.