Городская библиотека - филиал № 5

Басып сайрар талы бар

Бүген күренекле татар язучысы, романнар остасы, драмматург, ңурналист, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, нечкә тоемлы, зирәк акыллы, йөгерек фикерле Мәдинә Маликовага 85 яшь.

“Янар таулар яктысында”, “Чәчкә балы”, “Югалган якутлар”, “Кызыл гөл”, “Көмеш билбау”, “Арыш тәме”… Әйе, әйе, сез ялгышмадыгыз, болар барысы да – күренекле язучы Мәдинә апа Маликова повестьлары һәм романнарының исемнәре.  Балалар өчен язган һәм сәхнәләштерелгән “Оҗмах балалары”  пьесасы да бар. Ә Сөембикә ханбикәгә багышланган “Соңгы риваять” пьесасы Кәрим Тинчурин театрында сәхнәләштерелде.

Алабуганың 5 нче шәһәр китапханәсе язучының юбилее уңаеннан “Басып сайрар талы бар”дип исемләнгән китап  күргәзмәсе оештырды.

Кызыксынучы барлык китап сөюче дусларыбызны  китапханәдә көтеп калабыз!

Китапларын онлайннан укырга теләүчеләр өчен ссылка: https://www.litres.ru/madina-malikova/