Таныш булыгыз:Яңа китап!
5 нче шәһәр китапханәсендә балалар өчен бик кызыксындыргыч, матур эчтәлекле китаплар бик күп. Матур рәсемнәре, затлы бизәлеше белән балаларны үзләренә чакырып торалар. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Фәйрүзә Мөслимова “Татарча әлифба”, Һади Такташ “Тәүфиклы песи”, Ленар Шәех “Галинең песие”, “Газинур Морат “Тизрәк үсәсем килә”,Әминә Бикчәнтәева “Йокла инде курчагым”, Шәүкәт Галиев “Светофорның өч күзе”, Әнәс Кари “Беренче адымнар”, Зәкия Туфайлова “Әни” сүзе, Бари Рәхмәт “Уенчыклар”, Рәшит Бәшәр “Качышлы уйный тургай”, Галимҗан Гыйльманов “Фил төшкә сыймый” һәм башка бик күп китаплар бар.
Муса Җәлилнең “Беренче дәрес” исемле шигырьләр, балладалар китабы ике телдә русча һәм татарча укырга мөмкин. Алмаз Гыймадиевның “Селфи таягы” исемле хикәяләр китабында бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы тәсвирланган. Нурзия Мирхазованың “Гөлбакча” дип исемләнгән хикәяләр китабы нәниләрне табигать мәктәбенә дәшә. Урта һәм зурлар төркеме мәктәп балалары өчен Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” кыйссасы китабы матур бизәлешле,аны аудиокитап итеп тә тыңлап була. Гадел Кутуйның “Рөстәм маңаралары” китабы фантастик повесь, шулай ук бик үзенә җәлеп итәрлек. “Табигать күренешләре энциклопедиясе” китабында Җир шарындагы утыз табигать күренеше турында тулы белешмә бирелә. Аларның һәрберсе кызыклы да, гыйбрәтле дә мәгълүматлар, шигырьләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылган. Балалар һүм яшүсмерләр өчен тагын бик күп китаплар бар. Без үзебезнең китапханәбездә көтеп калабыз.