Шагыйрь-Поэт
9 апрель көнне Илмәт авыл китапханәсе "Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе"республика проектында катнашты.Бәйрәм барышында балалар Г.Тукайның "Шагыйрь-Поэт" шигырен кычкырып укыдылар.Әлеге шигырьдә лирик герой картлык һәм үлем турында уйлый.Физик картлык белән рухи яшьлекне каршы куя.Герой вакыт узу белән картаячагын, хәлсезләнәчәген таный, әмма җаны көчле һәм яшь булып калачагын раслый.
Габдулла Тукайның әсәрләре балаларга хезмәт сөючәнлек,кызыксынучанлыкны һәм патриотизмны үстерергә ярдәм итә.