Кошлар-безнең дусларыбыз
1 апрель Халыкара кошларны саклау көне дип билгеләп үтелә.Бу көнне Илмәт авылы китапханәсендә "Кошлар -безнең дусларыбыз" дип исемләнгән экологик дәрес үтте.
Китапханәче балаларга кошларның табигатькә һәм әйләнә - тирәгә файдасы , кешеләрнең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде.Балалар яз көне нинди кошларның җылы яктан кайтулары,кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турында белемнәре белән уртаклаштылар.Кызыл китапка кергән кошларны карап чыктык.Бәйрәм ахырында балаларга кошлар турында табышмаклар әйтелде.