Г. Тукай "Кошларга"
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган республика проекты кысаларында Илмәт авыл китапханәсе әдәби чара үткәрде.
Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган.Атна саен бөтен республика буенча катнашучылар шагыйрьнең классик әсәрләрен татарча да,русча да кычкырып укырга һәм фикер алышырга җыелалар.
Китапханәдә узган чарада Г.Тукайның "Кошларга" шигыре кычкырып укылды.Шигырь юллары аша кошларга мәхәббәт тәрбияләнде.