Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Өлкәннәр көне

Ел саен  октябрьнең ун көнлегендә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне яки игелек һәм хөрмәт көне билгеләп үтелә. Ни өчен нәкъ менә шул вакытта? Картлык — «тормыш көзе», алтын чор дип санала, шуңа күрә өлкәннәр көнен алтын көзнең иң кызган вакытында билгеләп үтү кабул ителгән.

   Илмәт авылының хөрмәткә лаеклы өлкән буыны да мәдәният йортына бәйрәмгә килделәр.Килгән кунаклар өстәл артында сыйланып,концерт программаларын карап канәгать кайтып киттеләр.Бәйрәмне оештыруда китапханәче актив катнашты.