Сабантуй 2025
7 июнь Илмәт авылында татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй узды. Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше , гер күтәрү,капчык белән сугыш, чүлмәк вату,аркан, таяк тартыш,сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп йөгерү кебек уеннарны оештыруда китапханәче Ахметшина Гөлнара актив катнашты.