Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Бүләк җыю

Июнь башларында милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Әзерлекнең иң күңелле өлеше-бәйрәм өчен бүләкләр җыю. Бу борынгы йола зур бәйрәм чарасын искә төшерә. Быел да авылда балалар, яшьләр белән китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре бүләк җыю йоласын оештырдылар.Авылда чын бәйрәм рухы сизелде. Бик күңелле, җылы кабул иттеләр. Һәр хуҗалык капка төбенә үк чыгып, каршы алды, безнең белән биеп бүләкләрен  тапшырдылар