«Кошлар безнең дусларыбыз»
1 апрель- планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Илмәт авылы китапханәсендә «Кошлар безнең дусларыбыз» дип исемләнгән чара узды.Китапханәче балаларга кошлар,аларны саклау турында сөйләде.Аннары балалар кошларга багышланган кроссворд чиштеләр һәм кошлар турында шигырьләр укыдылар.