Мемориаль такта ачылды
Алабуга районы Морт авылы мәктәбендә махсус хәрби операция территориясендә батырларча һәлак булган , кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Мухаметзянов Руслан Рафис улы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, Морт авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл халкы катнашты.
Тантанада батыр егетебезне бер минутлык тынлык белән искә алдык һәм мемориаль тактага чәчәкләр куйдык.