Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

“Тукай әкиятләрендә кунакта”

Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң бай мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул балаларга мирас итеп  бик матур шигырьләрен һәм әкиятләрен язып калдырган. Менә тиздән Тукаебызның туган көне. Шул уңайдан   Морт авыл китапханәсендә “Тукай әкиятләрендә кунакта” дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре,” Туган тел”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка шигырьләрен укып чыктык.

Шагыйрьнең әсәрләре игелеккә, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтәләр. Кыю, шәфкатьле, гадел булырга өндиләр.Туган телеңне яратырга һәм аны сакларга өндиләр.