“Татарның моңлы Илһамы”
26 февраль көнне мәһшүр җырчыбыз Татарстанның, РСФСРның, Каракалпакстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге, Петр Ильич Чайковский исемендәге фондның “Алтын Аполлон” бүләге ияләренә лаек булган Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган “Татарның моңлы Илһамы” дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар кичәсе булып узды.
Кичәдә мәһшүр җырчыбыз Илһам Шакировның тормышын һәм иҗаты турындагы презентация карадык. Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар җырладык. Шулай ук татар шагыйрьләренең җырчыга багышлап язылган , шигырьләрен сөйләдек. Кичәбез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.