Ветеран безнең белән яши
Хисамутдинов Расих Борханович – ул безнең Морт авылының мактаулы шәхесе, Алабуга шәһәренең почетлы гражданины. Шуның белән беррәттән әле ул тыл ветераны, сугыш чоры баласы. Сугыш ачысын күргән ачлык, ялангачлыкның ни икәнен кичергән кеше. Олы яшьтә булуына карамастан китап һәм журналлар белән һәрдаим кызыксынып тора, үзенең киңәшләреннән ташламый.
Без дә мәдәният йорты кызлары белән Расих абыйның хәлләрен белеп торабыз. Менә бүген дә без Расих абыйда кунакта. Ул үзенең сугыш чорында кичергән ачлык һәм ялангачлык күргән балачагын искә алды. Әле сабый гына булуына карамастан яланаяк басудан алабута орлыклары җыеп алып кайтып әнисенә бирә,ә әнисе шул җыелган алабута орлыкларын куырып бирә торган була. Шуның белән ачлыктан исән кала. Тагын бик күп, бик күп авырлыклар аша үтә Расих абый.Хәзерге заманда бик рәхәт бит, кадерен белик дип сүзен тәмамлый ветераныбыз.