Милли моңнар
«Милли моңнар» (1909) — Габдулла Тукайның татар җанының асылын, халыкның тарихи язмышын һәм рухи байлыгын тасвирлаган иң тирән мәгънәле әсәрләренең берсе. Шигырьнең үзәгендә — милли көй (моң). Тукай өчен моң — ул шундый бер көч, ул татарны башка халыклардан аерып тора, аның үткәнен, сагышын һәм өметен берләштерә. Шагыйрь милли көй аша халыкның тарихын һәм җанын күрә.
«Әдәбият»та 1909 елны басылган. Соңыннан Тукай бу шигырен «Халык әдәбияты» исемле китабында (1910) халык иҗатына ияреп язылган «Сонгый җырлар» (шигырьләр) рәтенә кертә. «Әдәбият»та 9 нчы юлда «чиккән» сүзе «күргән» дип, 11 иче юлдагы «белән»- сүзе «берлә» дип бирелгән.Текст «Халык әдәбияты»ннан алынган.
Шигырьнең язылу тарихы турында М.Гали болай дип яза: «Көннәрнең берсендә Тукай, «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда, бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Җыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыграк ишетелә. Ирексез, ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм, аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып, бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүлмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән «Әллүки» көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай бик җитди кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:
— Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, — ди.
Сәгыйть, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: ,
— Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич, — ди.
Шуннан соң Тукай үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри» (Гали М. Тукай — җырчы һәм җыр-музыка сөюче // Совет әдәбияты. 1943. № 4. 37 б.).