Хлыстовская сельская библиотека - филиал № 10

Бишек җырлары – халык мирасы

Балалар фольклорының шактый өлешен бишек җырлары-юаткычлар, мавыктыргычлар, эндәшүләр,  такмак -такмазалар, алдавычлар, табышмаклар, әкиятләр, уеннар, санамышлар алып тора. Хлыстово авыл китапханәсендә “Бишек җырлары – халык мирасы” дип аталган әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны   татар балалар  фольклоре, бишек җырлары  белән таныштырды. Бишек җырларының эчтәлеге һәм нинди тәрбияви әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Габдулла Тукайның “Бишек җыруы”нда баланы укымышлы, акыллы галим итеп күрү теләге ята. Аның җырында шундый иркәләү, назлау сүзләрен күрәбез: йолдызым,бәгырем, гыйззәтем, кадерем, куанычым, шатлыгым. Балалар әлеге “Бишек җыруын” көйләп укып күрсәттеләр.