Елның иң мәртәбәле бәйрәме булган Бөек Ватан сугышында Җиңү китергән 9 майны Бөтендөнья халкы көтеп ала һәм төрле чаралар белән өлкәннәребезгә булган хөрмәтне, ихтирамны билгеләп үтә!
Әлбәттә көннән-көн әзәя барган ветераннарыбызны олылау, аларга ярдәм ел дәвамында барырга тиеш. Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә дә китаплардан күргәзмәләр, төрле чаралар оештырылып килә. Җиңүчеләр, тыл хезмәтчәннәре, батыр сугышчылар турында бик күп китаплар басылган. Шул китаплар белән танышырга 8 нче май көнне китапханәгә Әлмәт шәһәренең легендар шәхесе Мирза Каюмович Таһиров исемен йөрткән 1нче мәктәп укучылары килде. Әлеге китаплар арасында "Батырлык" китабы да бар. Константин Алтайскийның "Подвиг" китабы халык язучысы Фоат ага Садриев тәрҗемәсендә, тагын да тулыландырып, 2016 елда "Татнефть" Компаниясе ярдәмендә нәшер ителеп киң катлам укучыларга җиткерелде. Китап татар халкының батыр улы, якташыбыз, 1нче мәктәп укучысы Барый Абдуллович Йосыповка багышлана. Тирән мәгънәле, киң кырлы әлеге китап кыю, талантлы, күп санлы хәрби бүләкләр иясенең гади авыл баласыннан легендар "катюша"ларның дивизион командирына кадәрге тормыш юлын тасвирлый. Укучыларда китаплар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Җиңү көненә багышланган видеофильм да карадылар, җырлар да тыңладылар. Бу бәйрәмнең бөеклеген һәм тыныч тормыш бүләк итүчеләрне һәрдаим хөрмәтләргә кирәклеген күңелләренә беркеттеләр, рәхмәт әйтеп киттеләр.