Центральная библиотека

Габдулла Тукай

Сабыйлар күңелендә дә яшь Тукай - олуг Тукай!
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Габдулла Тукай "Шагыйрь".
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә 26 нчы апрель көнне 3нче музыка мәктәбе укучылары белән әдәби- музыкаль чара үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләре тупланган китаплар белән таныштылар. Яңа интерактив китап белән бергә алдарак чыккан китапларны да карадылар, тормыш юлын искә төшереп тестларга җаваплар эзләделәр. "Шүрәле" әкият-поэмасының 15 телгә тәрҗемәсен карап, татарча - башкортчасын укып алдылар. "Милли моңнар" шигырен Айрат Арсланов башкаруында тыңладылар.
Рәзилә Бәшир кызы Хәкимова җитәкчелегендәге "Гүзәллек" ансамблендә белем алучы кызларыбыз биюләре белән сокландырдылар.
Габдулла Тукайның иҗаты мәңге яшь һәм безнең йөрәкләрдә яши.