Центральная библиотека

"Яшәп булмый, Тукайсыз"

Яз белән бергә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн дә җитә. Шул уңайдан укучылар шагыйрьнең иҗаты белән тагын да ныграк кызыксына башлыйлар. Шигырьләрен яттан өйрәнәләр, иҗатын барлыйлар. 24 нче апрель көнне 20 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучылары Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәгә "Яшәп булмый, Тукайсыз", дигән әдәби чарага килделәр. Чара барышында, укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен яңарттылар, шигырьләрен тыңладылар, видео карадылар. Таһир Шәмсуаровның "Яшәп булмый, Тукайсыз" шигырен игътибар белән тыңладылар һәм интерактив китап белән таныштылар. Китапның мөмкинлекләре укучыларның күңелләренә хуш килде.
Тукай иҗаты мәңгелек һәм кабатланмас. Аның шигъри тылсымы белән яшь шагыйрьләр иҗат дөньясына тартыла һәм илһамланып яши.