11 нче апрель көнне “Туган як” клубы чираттагы чара үткәрде.
11 нче апрель көнне “Туган як” клубы чираттагы чара үткәрде. Булачак нефтьчеләр, лицей-интернат укучылары Таипов Шәһит Лотфулла улы белән очраштылар. Шәһит абый төбәгебезнең горурлыгы, мактаулы нефтьчесе, актив җәмәгать эшлеклесе, барыбызга сәламәт яшәү үрнәге күрсәтүче легендар шәхес. Ул шәһәребездә туризм һәм альпинизм юнәлешен оештыручыларның берсе. Шәһит абый бозлы суда йөзү буенча Финляндиядә, Кытайда үткән дөнья чемпионатында катнашкан, Кавказ, Ауропа биеклекләрен буйсындырган альпинист. Компюьтер техникасы гамәлгә кергәч, программаларны ныклап үзләштереп, үз белгәннәрен башкаларга да җиткерүче дә ул. Очрашуга үзе язган дистәләгән китап алып килгән иде. Оста фотограф, дизайнер буларак, китап басу серләре белән уртаклашты.
Шәһит абый 1937нче елның 15 апрелендә Башкортстанның Туймазы районы Юкәле (Юкәле Чишмә) авылында указлы мулла гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч белемне, күрше Югары Бишенде авылында урта белем ала. «Башзападнефтеразведка» трестының Бәләбәй конторасында буровой эшче булып башлый. «Ишембайнефть» укыту комбинатында укый. 1960 елда “Тау мөһәндисе” белгечлеге буенча Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлагач та Әлмәткә килә. Аның кырык елга сузылган эш дәвере Әлмәт шәһәре, «Татнефть» ААҖ белән бәйле. «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть чыгару операторыннан башлап, 2 нче санлы нефть промыселы мастеры, өлкән мөһәндис, промысел башлыгы, район мөһәндис-диспетчерлык хезмәте башлыгы,1977 елдан «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгының капиталь төзелеш буенча урынбасары, «Татнефть» ААҖ капиталь төзелеш идарәсендә җитештерү тармагы башлыгы (1988-1998) баскычларын үтә. Татарстанның 1 нче, 2 нче, 3 нче миллиард нефтен табуда катнаша. СССР нефть сәнәгате министрлыгының (1982) һәм «Татнефть» җәмгыятенең (1997) шәрәфле нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Әлмәттә туризмны һәм альпинизмны үстерү буенча күп хезмәт куйган спортчы, кышкы суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучы (2002). Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы. Туган якны өйрәнүче (краевед). Һәвәскәр фотограф. 1998-2004 елларда "Әлмәт энциклопедиясе" хезмәткәре.
Бүгенге көндә мәгълүмат күбрәк интернеттан алына, яшьләр дә бөтендөнья челтәре белән файдалана. Ул шушы мәгълүматны туплау һәм кирәк чакта дөрес куллану мөмкинлеген аңлатып, кирәкле ресурсларны күрсәтеп китте. Татар Википедиясенә мәгълүматлар урнаштыруның уңайлы якларын һәм танылган шәхесләр белән беррәттән үз гаиләң турында да язып булуын тәфсилләп сөйләде.
Шәһит Лотфулла улы үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, белеме белән чарада катнашучыларны шаккатырды. Укучылар да, студентлар да, өлкәннәр дә Шәһит абыйга сокланып, тын да алмыйча тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Китапханә исеменнән якынлашып килүче туган көне белән котлап “тузмый торган бүләк” китап бүләк иттек.