Мәдинә Гайнуллина белән очрашу
«Театр – кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезме-теләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. Күп еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать лидеры һәм җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов булды. Бөек режиссёр, ул үз заманының сәнгать зәвыгы кануннарын да булдыручы иде. Һәм Татар театрының даны бөтен Россиягә яңгырады» дигән Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Оренбург рус драма театрының баш режиссёры Рифкать Вәкил улы Исрафилов үзенең Казан утлары журналы мөхәррире Мөхәммәт Мирза белән очрашуында.
Танылган актрисабыз Мәдинә Гайнуллина 3нче апрель көнне Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәгә кунакка килгәч әлеге сүзләр белән чараны ачып җибәрдек. Әлмәт татар дәүләт драма театрының бөтендөнья тамашачысы яраткан, үз иткән актрисасы да Марсель ага Сәлимҗановтан сәхнә осталыгына өйрәнгән, кабатланмас, үзенчәлекле образлар тудыруга ирешкән.
Мәдинә Фәрит кызы 1979 елның 23 сентябрендә Казанда туа. Лаеш районы Имәнкискә мәктәбендә белем ала. Укытучылары бүген дә аның белән лаеклы рәвештә горурланалар. Казан дәүләт сәнгать академиясендә театраль белем алгач, ул Әлмәт театрына эшкә кайта. Тугыз укучыдан берүзе театрда эшләп кала. Менә инде 18 ел тамашачыларны үзенең рольләрен гаять дәрәҗәдә яратып башкаруы белән таң калдыра.
Нәрсә соң ул театр тылсымы? Очрашу барышында берничә мәртәбә әлеге сорауга бергәләп җавап эзләдек. Һәм таптык, дияр идем. Мәдинә Гайнуллина бу сорауга бик тулы итеп җавап бирде: “Тамашачы белән рухи бергәлек, тыгыз элемтә һәм югары эмоциональ халәтнең кайтаваз булып кире үзеңә әйләнеп кайтуы”, диде. Марсель Галиевның шигырен аңа гына хас сәнгатьлелек белән башкарып янә бер кат үзенә гашыйк итте.
Мәдинәбезнең бик оста итеп биегән язмасын карап сокландык һәм Рәзилә Бәшировна Хәкимова җитәкчелегендәге “Гүзәллек” ансамбленда биюче кызларыбыз үзләренең булганлыкларын күрсәттеләр. Гайнетдинова Радмилла мари кызлары биюен дә башкарды. Кызларыбыз Мәдинә апаларының фатихасын алдылар. Ул аларның биюләрен бик ошатты, укуларында уңышлар һәм бәйгеләрдә җиңүләре дәвамлы булуын теләде.
Чара бик җылы һәм җанлы булды. Очрашуга килүче 1нче лицей-интернат егетләре, 1нче мәктәп укучылары театрның нинди олы сәнгать икәненә һәм кеше тормышында зур урын алып торуына инандылар.