Центральная библиотека

"Әлмәт төбәге - чишмәләр иле"

Һәрнәрсәнең тарихы булган кебек, чишмәләрнең дә үз тарихы һәм язмышы бар! Шул тарихны өйрәнүне журналист Эльвира Фәрит кызы Харрасова тарих институты галимәләре белән башкарды. Аның язмалары "Хезмәт байрагы" газетасында басылып килә. Без шул тарихны өйрәнү һәм аны милләттәшләребезгә, киләчәк буынга тапшыру максатыннан башлаган эшебезне дәвам итәбез

14 март көнне Саҗидә Сөләйманова исемендә үзәк китапханәдә "Хәтерләрдә яши чишмәләр" проектының "Әлмәт төбәге - чишмәләр иле" исемендәгесе районыбыз чишмәләренең тарихына һәм бүгенге торышына бәйле әдәби - музыкаль кичә булып узды. Кичәбезне Кичүчат, Сөләй, Байлар авылларындагы чишмәләр төшерелгән фильм белән ачып җибәрдек, аннары 1нче мәктәп укучылары Хисаметдинов Камил, Камалетдинова Алия, Сахапова Аделина якташ шагыйрьләребезнең чишмәләр турындагы шигырьләрен сөйләделәр. Укытучылары Ильмира Мәүлетбаева белән алар һәр чарада актив катнашалар, чишмәләрнең рәсемнәрен дә ясап килделәр.

Габдрахман авылындагы Нурый бабай чишмәсен карап, яңартып торучылар Разыйл абый белән Рузалия Гәлләмовлар. Рузалия апабыз үзенең гомерен җыр укытучысы булып эшләп, бик күп шагыйрьләрнең шигырьләренә көй язуга багышлаган үзешчән композитор да, шуның өчен Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә дә лаек булды. Әлеге кичәдә Роза Солтанова сүзләренә язган "Әнкәм чишмәсе" җырын бүләк итте.

Чишмәләр янында яшьләр төрле уеннар оештырып, биюләр дә биегәннәр! "Татар кызы" биюен 3нче мәктәп укучысы Садикова Эльвина башкарып йөрәкләрне җилкендерде.
Һәр чарабызның кунагы, җырчы сандугачыбыз, Луиза Якупова "Сусау" җыры белән моңга, сафлыкка сусаган күңелләребезне сафландырды.

Дүрт районны: Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорский, Чирмешәнне берләштергән "Дала" тыюлыгы җитәкчесе Фәрит Нургали улы Динмөхәммәтов чишмәләрнең тарихына һәм бүгенге хәленә багышланган үтемле чыгышы белән уйландырды. Чишмәләргә булган мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә булганда, алар киләчәк буыннарга да саф сулы булып калыр, дигән фикерне җиткерде. Үзе белән алып килгән мәгълүматлар белән бүлеште. Без дә аңа балаларны тәрбияләүдә күрсәткән ярдәме өчен китапханәләр челтәре исеменнән "Рәхмәт хаты" тапшырдык! Ә ул үз чиратында кичәдә актив катнашучыларны грамоталар белән бүләкләде.
Кичәбез күтәренке рухта үтте. 3нче мәктәп укучылары да бик канәгать булып киттеләр. Киләчәктә табигатьне саклау буенча үткәрелгән бәйгеләрдә катнашырга теләкләрен белдерделәр. Китапханәбез исеменнән бүләк иткән рухи мираска - китапларга ия булдылар.
Эшебез дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.