VIIнче #әдәбимарафонда
Гөлсинә апа үзенең чыгышында китапларының язылу тарихы белән таныштырды һәм ни өчен көчле хатын-кызлар образларын тудыруын, көчле кешеләр белән аралашу тормышының төп өлешен алып торуын сөйләде. Китап язарга этәргеч бирүче факторларга тукталды.
Раил Гатауллин максатка ирешү юлларын күрсәтте, үзеңә тәлапчән булырга кирәклеген ассызыклады. Тренинг үткәрде. "Бәхетле булу бик җиңел, бәхеткә омтылырга һәм бер-береңне тулыландырып яшәргә кирәк", диде. Һәр минутны файдалы итеп үткәргәндә генә максатка ирешеп булганын әйтеп китте.
Гөлнара Ислямова китап укуның рәхәтлеген һәм китаптан иң кирәкле мәгълүматка тап булуны ачыклап китте. VIIнче #әдәбимарафонда гаиләләр белән катнашырга чакырды.
Урамда буран булуга карамастан, барлык мәшәкатьләрен читкә куеп гаиләләре белән килүчеләр сокландырды. Шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт җәмәгате Айгөл, кызлары Мәрьям һәм Гайшә белән килгәннәр. Язучы Илүсә Нәбиуллина, "Нур" мөселман мәктәбе җитәкчесе Гөлчәчәк Мисхәт кызы һәм тагын бик күп китап укырга яратучы, китапны олылаучы, язучыларны хөрмәт итүчеләр катнашты чарабызда.
Ихлас җылы очрашу булды.
Гөлсинә апа Галимуллина Әлмәткә кунакка килгәндә һәрвакыт безнең белән очрашырга ниятләп килә, безне бәхетле итә.
Казаннан кунакка кайткан Раил белән Гөлнара, Урсалбаштан ук буранны җиңеп килделәр, кире кайтканда да буран тынмаган иде әле, диделәр! Батыр, кыю яшьләребезнең тормышлары киләчәктә ямьле, күркәм булсын! Өйләрендә буран булмасын, ә тыштагысы тынсын!
Катнашучыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен.